+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
8 ноябрь 2019, 14:06

Сөт сатучы автомат барлыкка килде

Автомат аппараттан сут я газлы су, кофе эчкәнегез бармы? Чират - сөткә.

Бәләбәй шәһәрендә фермерлар китергән сөтне сатучы беренче автомат куелды. Ул тәүлек әйләнәсенә эшли. Русча атамасын "молокомат" дип алганнар.


Ничек кенә булса да, булуы яхшы. Автоматта сөтнең бер литры 35 сум тора. Пластик савытны үзегез белән алып килергә кирәк, күрше генә киоскта сатыла да икән.


Система даими рәвештә 4 градус температураны саклый. Һәр сатылган сөттән соң автомат юыла. Махсус картридж (әйткәндәй, ул 100 литрга исәпләнгән) көн саен алмаштырыла, калган сөт икенче көнгә сатылмый.


Киләсе елга фермерлар тагы бер автомат куярга күзаллый.


Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: