+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 ноябрь 2019, 12:25

Гафу итү - көчсезлекме?

Кешегә Раббысыннан бирелгән иң бөек сыйфатларның берсе – гафу итү

Аллаһ - Гафу итүче, гафу итүчеләрне ярата. Аллаһ әйтте: “Аларны гафу ит, кичер һәм бел: Аллаһ игелек кылучыларны сөя” (Коръән Кәрим, "Мәидә сүрәсе, 13нче аять).


Пәйгамбәребез (с.г.в) кешеләрне гафу итә иде: туганын да, хатынын да, дустын да, дошманын да... Хатыны Гаишә әйтүенчә: “Ул явызлыкка явызлык белән түләмәде, бәлки кичерде һәм гафу итте” (Тирмизи риваяте).


Кайберәүләр: гафу итү — көчсезлек, ди. Юк, явызлыкка явызлык белән кайтарырга көчең җитсә дә, аны кичерә алуың - синең көчең һәм дәрәҗәң. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Аллаһ гафу итүе өчен кешегә гыйззәттән (олуглыктан) башканы өстәмәс”, - диде, дип яза "Дин вә әдәп".
Читайте нас: