+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 ноябрь 2019, 21:16

Ишембайга - "Сәлам"! Ишембайга - "Сәлам"!

13 ноябрьдә Ишембай шәһәренең Мәдәният сараенда "Сәлам " дәүләт телеканалы презентациясе үтәчәк.

Тантаналы чарада эстрадасы йолдызлары - «Zainetdin» этношоу төркеме, Башкортстанның халык артисты Газим Ильясов, халыкара һәм республика бәйгеләре лауреатлары Зилә Бәхтиева, Рәфис Ишбаев катнашачак. «Сәләм» логотибы төшерелгән бик күп бүләкләр уйнатылачак.
Бу көнне Мәдәният сарае фойесында 18 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр " Сәлам тапшыр!» акциясе оештырыла. Иң оригиналь чыгышлар телеканал эфирында күрсәтеләчәк.
Шулай ук Макар урман хуҗалыгының «Иван-чәй» тәмле чәйләрен татып карарга, скрипка һәм саксофонның тере авазларыннан ләззәт алырга, республика гәзитләре һәм журналларына язылырга мөмкин булачак.
Алдан язылу буенча «Сәлам» телеканалы партнеры - Уфа шәһәренең Русия тимер юллары медицина клиник дәваханәсе табиблары, медицина фәннәре докторы, профессор Индира Сәхәветдинова бушлай кабул итә. Шулай ук балалар офтальмологы, хирург, кардиолог, невролог, проктолог һәм гинекологлар кабул итәчәк.
Киләсе презентация 22 ноябрьдә Дүртөйле шәһәрендә узачак.
Белешмә. Башкортстанның "Сәләм» телевизион каналы үз эшен 11 октябрьдә, Башкортстан Республикасы Көнендә, Сибайда башлады.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Ishembayga--S-lam-8996/
Читайте нас: