+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 ноябрь 2019, 11:49

Көн саен 5 чакрым юл төзелә

Владимир Путин Хөкүмәт утырышында юл төзелеше мәсьәләсенә аерым тукталды.

Шушы көннәрдә ил җитәкчесе Владимир Путин Хөкүмәт утырышы үткәрде. Аның барышында күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе – ил күләмендә барган юл төзелешенә кагылды.


- Бездә юл төзелеше сезоны тәмамланып килә. Илдә көн саен 5 километр яңа юл төзелә һәм 75 километр юл ремонтлана. Гомумән алганда, сезон нәтиҗәләре нинди? – Президент бу юнәлештә эшләрнең барышы турында транспорт министры Евгений Дитрихтан сорады.


Министр сүзләренә караганда, гомумдәүләт проекты кысаларында планлаштырылган барлык эшләр дә 95 процентка башкарылган.


- Төбәкләр буенча 2018 ел күрсәткечләре 20 процентка арткан иде, ә быел юл эшләре Русиянең барлык территориясендә алып барылды. Гомумән алганда, төбәк юл фондларына бүген барлык төр эшләрне башкарып чыгу өчен 1 триллион сумнан артык акчага бүленде. Гомумдәүләт проекты кысаларында быел юл эшләрен башкару тәмамланды диярлек. Агымдагы елда планлаштырылган ремонт эшләренең 95 проценты башкарылды, - диде Евгений Дитрих.


#ВладимирПутин
Читайте нас: