+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 ноябрь 2019, 23:17

Куллар хәстәргә мохтаҗ

Савыт-сабаны кемегез перчатка киеп юа, әйтегез әле? Крем сөртү биткә генә килешә, дип фикерлисезме? Кышкы салкында бияли кияргә яратмыйсызмы?

Шушы сорауларның берсенә генә булса да уңай җавап бирсәгез, тиздән кулыгызның тиресе пергамент кәгазенә охшап калачак дигән сүз. Куллар һәрчак матур, җыерчыксыз саклансын өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк, дип белдерә табиблар.


1. Савыт-сабаны перчаткасыз юу

Болай эшләргә ярамаганны һәр хатын-кыз белә төсле, әмма күпләр барыбер перчаткасыз юуны дәвам итә. Ә савытлардагы майны тазарту өчен тәгаенләнгән матдәләр липидларны тарката, нәтиҗәдә, кул тиресе кибә һәм җыерчыклана башлый. Кул картая, кыскасы. Гүзәл затларның көненә ничә тапкыр савыт-саба юганын күзалласаң, белә торып тирегезгә ни кадәр зур зыян китергәнне күзалларга була.


2. Перчаткасыз йорт-хуҗалыкны җыештыру

Хатын-кызлар аена берничә тапкыр булса да, йортта җитди тәртип оештыра: ванна бүлмәсен, тәрәзәләрне, көзгеләрне тазарта, идәннәрне махсус катнашма белән юа һәм башкалар. Җитештерүчеләр һәр гамәл өчен махсус юу чаралары уйлап чыгарган. Составларында бихисап химик матдәләр булган тазарткычлар саулыкка зыян китерүе ихтимал. Шул исәптән, кулларга да. Актив компонентлар – хлор, ПАВлар һәм башкалар, тирегә эләгеп, кулны яндыруы ихтимал. Шуны онытмагыз.

3. Салкында кулыгызга кимисез

Салкын кыш куллар өчен уңайлы мизгел түгел, әлбәттә.Кул тиресе ката башлый, җилсенү барлыкка килә, кызара, ярыла, хәтта канап торырга мөмкин. Моның өчен, тирегезне саклагыз: бияли киегез, тирене саклаган махсус крем сөртегез.



Кул юганда сыек сабын кулланырга тырышыгыз, составында табигый майлар, витаминнар, аминокислоталар, сквалан, глицерин булса, бигрәк тә яхшы. Алар кулның тиресен саклый, йомшарта.


Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.


Читайте нас: