+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 ноябрь 2019, 11:46

Путинга ышаналармы?

Кремль президент хакимиятенең эчке сәяси блогының һәм төбәкләрдә эчке сәясәт өчен җаваплы вице-губернаторларның эшчәнлеген бәяләүче система әзерләгән иде.

Анда дәүләт башлыгына һәм төбәк җитәкчеләренә ышаныч белдерү дәрәҗәсе дә исәпкә алына.
Шушы көннәрдә Подмосковьеда эчке сәясәт өчен җаваплы вице-губернаторларның семинары үтте. Анда президентка кемнең күпме ышаныч белдерүен хәбәр иттеләр. Ил башлыгы Владимир Путинга иң нык ышаныч белдерүчеләр исемлегендә – Кырым, Чечен республикасы, Брянск, Липецк өлкәләре. Ә иң аз ышаныч белдерүчеләр дип Хабаровск крае һәм Архангельск өлкәләре аталды. Әйткәндәй, Хабаровск крае исемлекнең соңгы 85нче урынында тора. Биредә президентка ышаныч белдерү күрсәткече – 48 процент. Ә аның алдында 49 процент белән Бурятия килә.
Гомумән алганда, төбәкләрдә президентка ышаныч белдерү күрсәткече 48 проценттан алып 95 процентка җитә.
Ә төбәк башлыкларына ышаныч ничек? Губернаторларга ышаныч белдерү дәрәҗәсе буенча төп лидерлар дип Ингушетия, Курган һәм Курск өлкәләре аталган. Иң аз ышаныч күрсәтүчеләр исемлегендә – Архангельск, Еврей автоном, Иркутск өлкәләре, Коми республикасы һәм Красноярск крае.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/uylanyrga-uryn-bar/Putinga-ishanalarmi-7846/
#ВладимирПутин
Читайте нас: