+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 ноябрь 2019, 17:03

Аэропортка дуңгызны эшкә алганнар

Ул пассажирларны стресстан “чыгарачак”.

Дөньяда беренче тапкыр Сан-Франциско аэропортында йорт хайваны ярдәмендә пассажирлардан стрессны чыгару буенча эксперимент үткәрелә. Биредә Лилу кушаматлы 5 яшьлек дуңгызны эшкә алганнар, ул аэропорттагы "тынычландыру бригадасы"ның бер өлеше булып тора, дип хәбәр итә "Reuters" мәгълүмат агентлыгы.
Пилот фуражкасы кигән чагу кызыл тәпиле Лилу, хәвефсезлек хезмәтенең металл эзләгече аша үтеп, пассажирларны каршы алырга ашыга. Ул пассажирларны сәламләп, тоягын күтәрә һәм бик теләп селфига төшә, үзенең уенчык пианиносындагы күңелле көй белән аларны озатып кала.
Лилу кешеләр белән аралашырга ярата. Тик барлык хайваннар кебек үк, кемнеңдер көтмәгәндә арткы яктан якын килгәнен яратмый. “Аэропортта көтелмәгән очрашуга шатланучы балаларның һәм өлкәннәрнең кәефләре күтәрелүен күрү бик күңелле", - ди аның хуҗабикәсе.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/Aeroportka-du-gizni-eshk-algannar-9575/
Читайте нас: