+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 ноябрь 2019, 17:09

Балаларга карнавал костюмы сайлыйбыз

Яңа ел – иң көтеп ала торган бәйрәм ул. Бигрәк тә балалар түземсезләнеп, тизрәк килеп җитсен иде дип көтә могҗизалы бәйрәмне. Чөнки Яңа ел һәр балага чын әкият персонажы яки яраткан герое булырга мөмкинлек бирә: малайлар супергерой костюмнарын үз итсә, кызлар, һичшиксез, фея, принцесса булачаклар. Нәниләр төрле җәнлекләр костюмнарын да яраталар.

Гомумән, Яңа ел костюмы – ул бәйрәмнең төп атрибутларының берсе. Шуңа күрә әти-әниләр әледән үк балаларына карнавал костюмнары хәстәрли башлады. Матур-матур чагу образлар бик күп, әмма аларны сайлаганда ата-аналарга нәрсәләргә игътибарларын юнәлтергә кирәк, әйдәгез барлап үтик.
Карнавал костюмы уенчыкларга керә икән (ГОСТ 25779-90 “Уенчыклар. Гомуми куркынычсызлык таләпләре һәм контроль алымнары” Дәүләтара стандартның 2.35.3 пункты). Шуңа күрә балалар карнавал костюмнарына куела торган төп һәм мөһим таләп – ул куркынычсызлык.
Таможня союзының 008/2011 “Уенчыклар куркынычсызлыгы турында” Техник регламенты нигезендә 3 яшькә кадәр балалар костюмы өчен табигый мех һәм тире материалларын куллану рөхсәт ителми.
Шуны да аңларга кирәк: карнавал костюмнары - уенчыкларга керүләренә карамастан, барыбер кием. Димәк, киемгә хас булган барлык функцияләрне дә үтәргә тиешләр: җиңеллек, йомшаклык, уңайлылык, тәнне кысып тормасын, бала организмына зарарлы йогынты ясамасын.
Шуңа күрә костюмнарның размерларын балага туры китереп сайлагыз. Мөһим момент: сайлаганда материалына да игътибар итегез. Дөресен әйтергә кирәк, карнавал костюмнары табигый материаллардан гына тегелми, кайбер элементлары, детальләре синтетик материаллардан гына ясала. Әмма бала тәненә кагыла торган урыннарында табигый материаллардан эчлек булырга тиеш. Әгәр андый эчлек юк икән, балага киҗе-мамык эчке кием кидерергә кирәк.
Тагын бер бик әһәмиятле момент – Яңа ел костюмыннан химик ис килеп торырга һәм ул буяу эзләре калдырырга тиеш түгел. Тегү сыйфатына да игътибар итегез, баланың тәнен ышкып яраламасын.
Карнавал костюмнарының маркировкасында түбәндәге мәгълүмат күрсәтелергә тиеш:
- продукцияне җитештергән илнең исеме,
- җитештерүченең исеме һәм урнашу урыны,
- эшләнмәнең исеме һәм төре (билгеләнеше),
- җитештерү датасы,
- һичшиксез, табигый һәм химик чималның төре һәм массалы өлеше (процент), эшләнмәне юу, үтүкләү символлары һәм размеры.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: