Юрий Чиханчин белдерүенчә, милли проектларны мониторинглау механизмы җайга салынып килә, куелган бурычларны үтәмәүчеләр я үтәп җиткермәүчеләр дә ачыклана. Шундыйларга карата өч төрле эш алымы бар: искәртү (аксаны максатсыз файдаланырга бирмәү); юл куймау (килешеүләрне өзү); туктату (җинәять эшләре ачу).
Махсус таблица да төзелгән. Анда һәр милли проект министрлык, ведомстволар буенча күзәтелә. Күпме акча бүленгән, күпмесе үзләштерелгән, ничәүсе буенча контрактлар төзелгән – барысы да күренә. Өстәвенә, аерым күзәтү таләп ителгән башкаручылар да контрольгә алына. Атна саен эшләргә анализ ясала, чагыштырыла. Игътибар итә торган урында Генераль прокуратура, Иминлек хезмәте, Казначейство белән бергә мәсьәләне хәл итү юллары эзләнә.
Мәсәлән, Мәскәү өлкәсендә “Саулык саклау” милли проектына ярашлы сатып алуларга бәйле 450 миллион сумлык контракт өзелгән. Чөнки намуссыз башкаручылар ачыкланган. Кырымда, Севастопольдә дә шундый хәл.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.