+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 ноябрь 2019, 17:00

Иң тәмле һәм файдалы компот

Иң тәмле һәм файдалы компотны киптерелгән җимешләрдән дә ясап була.

Моның өчен караҗимеш, йөзем һәм күрәгәне алырга кирәк. Кипкән җимешләрне араларга да, җылы суда ике-өч кат юып, тәлинкәгә салып куярга. Кәстрүлгә су салып ут өстенә утыртырга һәм, су кайнарлангач, шикәр белән караҗимеш салырга да сүрән генә утта 10-15 минут кайнатырга, аннары, йөзем белән күрәгә өстәп, тагын 5-10 минут кайнатырга.

Әгәр караҗимеш бик кипкән булса, аны башта җылы суда җебетергә кирәк.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: