+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 ноябрь 2019, 15:55

Тизрәк паспортыңны тикшерт!

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы 2019 елның февраль-октябрь айларында бирелгән техник хаталы паспортларны алмаштырачак.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча идаресе 2019 елның февраль-октябрь айларында биш еллык срокка бирелгән паспортларны алмаштырачак.
Документларда кодта хата җибәрелгән. Бу Күмертау, Стәрлетамак, Ишембай, Нефтекама, Октябрьский, Межгорье шәһәрләрендә бирелгән паспортларга гына кагылмый.
Алмаштыру кыска вакыт эчендә дәүләт пошлинасын түләмичә башкарылачак, дип ышандырдылар Эчке эшләр министрлыгында.
Моның өчен гражданга миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәгә мөрәҗәгать итү, үзең белән чит ил паспорты һәм РФ гражданы паспорты булу мотлак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Tizr-k-pasporti-ni-tikshert-9271/
Читайте нас: