+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 ноябрь 2019, 10:36

“Восточный”да әле булса урлашалар!”

Президент оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендә йогынтылы контроль булдырырга кушты.

Дистәләгән җинәять эше ачыуга, гаеплеләрне кулга алуга карамастан, “Восточный” космодромы төзелешендә әле булса тәртип юк. Русия Хөкүмәтендәге киңәшмәдә Владимир Путин шушы хакта белдерде.


Оборона өлкәсендә сатып алуларны тормышка ашырганда бюджет акчасын максатка ярашлы һәм тәгаенләнеше буенча файдалану зарурлыгына килгәндә, ил башлыгы башка зур проекттарга, шул исәптән “Восточный” космодромы төзелешенә шундый ук талап куюын билгеләде.


“Ачыктан-ачык эшләгез, акса күпләп бүленә, проект гомум милли характерга ия, дип йөз тапкыр әйтелде! Юк, һаман да йөзләрчә миллионлап урлашалар. Дистәләгән җинәять эше ачылды, суд карарлары бар, кешеләр төрмәдә утыра. Әмма бу өлкәне җайга салып булмый”, – диде дәүләт башлыгы.


#ВладимирПутин


Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: