+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 ноябрь 2019, 18:16

Атеросклероз белән көрәшәбез!

Атеросклероз - шактый җитди хроник авыру. Бу авыру нәтиҗәсендә кан тамырлары стеналары зыян күрә. Кан тамырларын чистартыр өчен түбәндәге рецептны тәкъдим итәбез.

Кан тамырларын май һәм известь утырымнарыннан чистарту өчен төнәтмә әзерләргә кирәк. Ул болай эшләнә.
2 стакан бал, 1 стакан укроп орлыгы, 2 аш кашыгы вакланган песи үләне (валериана) тамырын бергә кушып болгатыгыз. Катнашманы термоска салып, 2 литр кайнар су өстәгез һәм 1 тәүлек дәвамында төнәтегез. Төнәтмәне, ашарга 30 минут кала, берәр аш кашыгы эчегез. Сәламәт булыгыз!
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Ateroskleroz-bel-n-k-r-sh-bez-10435/
Читайте нас: