+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 ноябрь 2019, 11:34

Австралиянең Сидней шәһәрендә беренче тапкыр Сабан туе узачак

Бәйрәм чаралары 13.00 сәгатьтә башлана.

Якшәмбе, 1 декабрь көнне Австралиянең Сидней шәһәрендә беренче тапкыр Сабан туе узачак. Бу хакта Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс татар мирасы ассоциациясе хәбәр итә.


«Безгә бәйрәм көне дәвамында кушылыгыз һәм татар халкының гүзәл мәдәниятен өйрәнегез. Традицион музыка, җыр һәм бию, күңелле уеннардан һәм милли ризыклар татып, күңелегезгә илһам алыгыз», - дип хәбәр итә оештыручылар.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.


Читайте нас: