3 аш кашыгы бал ( сыек булса, 5 аш кашыгы)
1 чәй калагы камыр йомшарткыч
200 грамм куертылган сөт ( вареная сгущенка түгел)
1. Йомырканы агын сарысыннан аерабыз.
2. Агын, шикәр комының яртысын сала-сала, бик яхшылап күпертәбез.
3. Кофены кайнар суда эретәбез һәм суынганын көтәбез.
4. Йомырка сарыларын калган шикәр комы белән яхшылап болгатабыз.
5. Шуңа бал, суынган кофе, үсемлек мае һәм камыр йомшарткыч кушабыз
7. Иң ахырдан күпертелгән йомырка агын кушабыз.
8. Духовкга пешерергә куябыз
9. Сәгать ярым пешерәбез.
10. Суынгач 4 өлешкә бүләбез.
11. Бер коржны тортның өстен һәм кырыйларын сибәр өчен ваклыйбыз.
12. Араларына крем ягабыз.
13. Валчыкны өстенә сибәбез.
2 стакан сөтне, 3 аш кашыгы онны, 2 аш кашыгы шикәр комын калын төпле кәтрүлгә салып, болгата-болгата газ өстендә тотабыз.
2. Крем бераз суынгач, йомшарган ак май белән куертылган сөт кушабыз.
Нык үзенчәлекле тәмле торт бу. Пешереп карасагыз, һич кенә дә үкенмәссез. Чәйләрегез тәмле булын!
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.