+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 ноябрь 2019, 17:05

Грипп кайчан ишек кагар?

Бүгенге көндә Башкортстанда 16376 кеше чирләгән.

Әлегә күрсәткеч эпидемия бусагасыннан түбәнрәк, киләчәктә ул арта барачак ди безгә республика Роспотребнадзоры белгечләре һәм прививкалар эшләтү белән соңга калырга ярамавы турында искәртәләр.
8 ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, халыкның 30 процент чамасы прививкалар эшләтергә өлгергән. 1 миллион 127 мең кеше аны Милли прививкалар календаре кысаларында бушлай, ә 75 меңнән артык кеше үз исәбенә эшләткән.
Белгечләр быел гриппның арту чорын елның беренче декадасына – гыйнвар-март айларына – туры килер дип фаразлый. “Балалар грипп йоктыра һәм инфекцияне өйгә алып кайта, шулай итеп чир тарала”,- ди алар.
Әйткәндәй, Башкортстан дәваханәләрендә грипп чорында 5 меңнән артык койка-урын булдыру күзаллана.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Gripp-kaychan-ishek-kagar-10783/
Читайте нас: