+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 ноябрь 2019, 17:29

"Сары төймәләр"

Бу тәмле һәм матур печеньеларны дусларыгызны кунакка чакырганда пешерсәгез дә була. Алар табынны ямьләп торачак.

Бу тәмле печеньеларны әзерләү өчен 350 грамм акмай яисә куе каймак, бер стакан чамасы шикәр комы, 450 грамм он, 5 йомырка, чеметем генә ванилин һәм сода, плиткалы шоколад кирәк булачак.
Майны шикәр комы белән яхшылап уганнан соң, йомырка сарысы, он, сода кушып бутыйбыз. Майланган табага куе камырдан кашык белән “төймәләр” тамызып чыгабыз. Уртача кызулыктагы мичтә печеньеларны кызара башлаганчы пешерәбез.
Алдан эретелгән шоколадны суынган “төймәләр” өстенә матурлап тамызып чыгарга гына кала. Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!
https://alluki.rbsmi.ru/articles/t-mlebik-yr-t-/Sari-t-ym-l-r-10928/
Читайте нас: