+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 ноябрь 2019, 12:16

Тәмәке төтене нинди чирләр китереп чыгара?

Сәламәт яшәү рәвеше алып барган кешеләр тәмәке төтененнән ераграк торырга тырыша. Һәм моны бик дөрес дип саный югары категорияле терапевт Ольга Саакян "aif.ru"га биргән интервьюсында.

"Тәмәке тарткан кешенең организмына 4000 төрле зарарлы химик матдә керә. Мондый яман гадәте булмаган, әмма төтенен еш иснәгәннәргә дә зыяны зур. Бигрәк тә, әгәр бу көн саен кабатланып торса. Тәмәке төтенендә бөтен кешегә мәгълүм булган никотин бар. Ул - алкоголь, морфий, әфьюн, кокаин кебек наркотик матдә. Никотин организмда тупланып, аны акрынлап җимерә. Никотин йөрәк-кан тамырлары системасына гына тәэсир итеп калмый, үпкә, бавыр, ашказаны-эчәктә яман шеш барлыкка китерергә мөмкин" , - ди табиб.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/T-m-ke-t-tene-nindi-chirl-r-kiterep-chigara-12031/
Читайте нас: