Русия президенты Владимир Путин 13-14 ноябрьдә Бразилиядә узган БРИКС илләре саммитында катнашты. Шуннан соң Интернет челтәрендә Бразилиянең аны саклаган спецназ солдатлары белән төшкән фотосурәте таралды.
Бу хәлдән соң, Путин һәркем белән шулай фотога төшеп йөри микән ни, дигән фикер алышулар башланды. Аларга “Комсомольская правда” гәзите корреспонденты, Кремль журналисты Дмитрий Смирнов болай дип җавап биргән:
“Русия президенты Владимир Путин чит илләргә эш сәфәре белән барганда аның белән фотога төшәргә теләүчеләрнең үтенечен кире какмый. Саммит барышында эшләгән волонтерлар, үзе яшәгән кунакханә персоналы, шулай ук Австралия полицейскийлары белән фотога төшү очракларын искә алыйк. Бу кешеләрнең эшенә рәхмәт белдерү - Путин практикасында гадәти эш. Бу аның әдәпле булуын һәм әлеге сыйфатына һәрчак тугры калуын күрсәтә.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bolar-kyzykly/Putin--rkem-bel-n-fotoga-t-sh-me-12584/