+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 ноябрь 2019, 13:16

Чәкчәк начар исемлеккә эләккән

Кеше сәламәтлеге өчен чәкчәк бик зыянлы ризыклардан санала икән. Бу хакта “Аргументы и факты” гәзитенә диетолог Людмила Зотова сөйләгән. Милли ризыклардан саналган майда кыздырылучы “кош телләре” һәм пончиклар ашау да бер дә файдага түгел, ди.

Зотова сүзләре буенча,бу тәм-томнар составында шикәр һәм трансмайлар күп. Гомумән диетолог шундый киңәш бирә: татлы ризыкның составы никадәр катлаулырак, ул шулкадәр зыянлырак. Сәламәтлеккә тудырган хәвеф буенча икенче урында - чүпрәле камырдан пешерелгән десертлар. “Татлы, әмма зыянлы” исемлеген төрле шоколад батончиклары һәм кремнары күпереп торган тортлар тәмамлый.
Микробиология күзлегеннән аксымлы һәм сөт ризыкларыннан ясалган барлык десертлар да хәвеф төркеменә керә. Ләкин бар да ул кадәр куркыныч түгел. Десертларның бер дигәннәре дә бар. Мисал өчен – мармелад, җиләк-җимеш каклары, зефир һәм ачы шоколад.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/ch-kch-k-nachar-isemlekk-el-kk-n/
Читайте нас: