+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 ноябрь 2019, 11:35

Урланган көтүдәге сыер хуҗасына хәбәр биргән

Хәйбулла районында урланган малларны Ырынбур өлкәсенә алып киткәннәр. Көтүдәге бер сыер хуҗасына хәбәр бирмәгән булса, аларны табалмаслар иде.

Хуҗалар хайваннарны үзләрен генә утларга чыгарып җибәргән булган. Иреккә чыгарып җибәрелгән 27 терлек әйләнеп кайтмагач, халык хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Көтүне эзләү өчен ике оператив төркем төзелә. Бәхеткә, хуҗаларның берсе сыерына микрочип куйдырган. Ул телефон аша сыерның кайда булуын карап тора ала. Шулай итеп югалган көтүнең эзенә төшәләр.

Таулар һәм калкулыклар аша шактый гына юл узгач, урланган хайваннарны Ырынбур өлкәсендә Вишневое авылы тирәсендә табалар.

Атка атланган карак бер төн эчендә сыер көтүен 30 км ераклыкка алып киткән. Артыннан куып җиткәч, ул качмакчы булган, ләкин ерак китә алмаган. Аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу - Ырынбур өлкәсендә яшәүче, беркайда да эшләмәүче 28 яшьлек ир-ат булып чыккан. Аңа карата "Урлау" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы терлекләрне көтү кагыйдәләрен бозган өчен 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф булуын искә төшерә. Вазыйфа биләүче кешеләр исә - 3-5 мең сум, юридик берәмлекләр 10-15 мең сум штрафка тартыла. Кабат кагыйдә бозган очракта, гади кешеләргә - 1-2 мең сум, вазыйфа биләүчеләргә - 5-8 мең сум, юридик берәмлекләргә 15-20 мең сум штраф салына.

Ирекле көтүдә йөргән хайваннар җинаятьчеләр өчен җиңел табыш булуын онытмасак иде.
Читайте нас: