+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 ноябрь 2019, 11:10

Икътисад үсештә диләр...

Мәскәүдә “Русия чакыра!” дип аталган инвестиция форумы булып узды.

Анда илнең һәм чит илләрнең эшкуарлары, инвесторлары, экспертлары катнашты. Чарада Русиядәге, дөньядагыикътисад, тенденцияләр һәм актуальмәсьәләр турында сөйләшү булды. Чарада Русия Президенты Владимир Путин да катнашты һәм чыгыш ясады.
– Икътисад глобаль үсешмәүгә карамастан Русиядә икътисади динамика уңай, – диде Владимир Путин. – Узган ел эчке тулай продукт 2,3 пороцент тәшкил итте. Быелгы өч кварталда азрак – 1,1 процент булды. Ләкин агымдагы елның икенче яртыеллыгыннан үсеш күзәтелә.
Хезмәт базарына килгәндә, эшсезлек кими. Гыйнвар-сентябрь Русиянең хәзерге тарихында иң түбән күрсәткечләр булды. Инфляция динамикасына аерым игътибар бирергә телим. Кулланучылар бәяләренең агымдагы үсеше – 3,6 процент, ә киләсе ел башында без бу сан өч процентка калыр дип уйлыйбыз, бәлки, хәтта түбәнрәк тә булырга мөмкин. Шуның белән бергә, инфляциянең кимүе без көткәнгә караганда тизрәк бара, һәм монда икътисадны җанландыру, уртак ихтыяҗ динамикасы өчен билгеле бер куркынычлар бар. Кирәк – һәм без бу мәсьәләне даими контрольдә тотачакбыз, әлеге мәсьәлә буенча Хөкүмәт, Үзәк банк белән даими элемтәдә торачакбыз, законда каралган хокукларны һәм законда каралган бәйсезлекне истә тотачакбыз. Тулаем алганда, бәяләрне тотрыкландыру – ул Русия өчен зур казаныш, хөрмәтле коллегалар, Хөкүмәтнең эзлекле, системалы эше нәтиҗәсе, – диде Русия Президенты Владимир Путин.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Iktisad-sesht-dil-r--sesht-dil-r-15654/
#ВладимирПутин
Читайте нас: