+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 ноябрь 2019, 18:02

Кыш бабайга хат яздыңмы?

1 ноябрьгә аның резиденциясенә 3,6 миллион хат килгән. Кыш бабайга хат язучы балалар, гадәттә, якыннарына бәхет һәм сәламәтлек, ә аннары смартфон, курчак һәм машина сорый икән. Бу хакта Кыш бабайның матбугат хезмәте белдергән.

Гадәти булмаган хатлар да очрый. Әйтик, Владимир өлкәсендә яшәүче тугыз яшьлек Лизаны экологик проблемалар борчый. Кыз Кыш бабайдан кибеп баручы елгаларга суларны кире кайтаруын сораган.
2019 елның 1 ноябренә Кыш бабай 3,6 миллион хат алган. Аларның авторлары балалар гына түгел, бабакайга өлкән яшьтәге кешеләр дә күп яза икән.
Кыш бабайның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хатларны дөрес итеп язарга кирәк. Иң элек Кыш бабайны сәламләргә һәм бераз үзең турында сөйлә. Аннары гына теләгеңне җиткер. Ә хат ахырында саубуллашырга һәм хат язылган көнне күрсәтергә кирәк.
18 ноябрьдә Кыш Бабай үзенең Бөек Устюгтагы резиденциясендә туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәм тәмамланганнан соң, ул Русия буйлап 30 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк Яңа ел сәяхәтенә чыкты. Яңа елны каршыларга ул янә Бөек Устюгка кайтачак.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/balachak-ilend/Kish-babayga-hat-yazdi-mi-14058/
Читайте нас: