+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 ноябрь 2019, 10:53

Президент Йосыповка орден тапшырды

Русия президенты Владимир Путин Кремльдә дәүләт наградалары тапшырганнан соң “Урал авиалинияләре” самолеты командиры Дамир Йосыпов белән әңгәмәләшеп алды.

Дамир Йосыпов авария хәлендәге самолетны кукуруз басуына төшереп утыртып, пассажирларның гомерләрен саклап калды.
—Сез самолет белән идарә иткән сыман бөтенесе дә ил белән шулай идарә итсә, шәп булыр иде,—диде ул очучыга.
Путин шулай ук Русия Герое йолдызы белән икенче пилот Георгий Мурзиннны да бүләкләде.
15 августта Мәскәүдән Симферопольгә очучы “Урал авиалинияләре” самолеты күккә күтәрелгәч тә, аварияле хәл килеп тугач, Жуковский аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр була. Самолет бортында 226 пассажир һәм 7 экипаж әгъзасы була. 76 кеше каза күрә. Самолет двигателенә кош килеп керүе сәбәпле ут кабына, җиргә утыртканда бер двигатель аерылып, төшә.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/common_material/Prezident-Yosipovka-orden-tapshirdi-16676/
#ВладимирПутин
Читайте нас: