+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 ноябрь 2019, 11:20

Балалар җыр бәйгесе фестиваленә йомгак ясалды

“Туган тел” телеканалы каршында оештырылган “Тургай”-2019” балалар җыр бәйгесенең Гала концерты үтте.

Җыр бәйгесе республиканың төрле төбәкләреннән яшь талантларны ачу максатыннан оештырылды. Конкурс “Туган тел” каналында өченче ел уздырыла.
Бу җыр бәйгесенең Гала концертында 65 нче Татар гимназиясе укучылары һәм “Дебют” балалар иҗат үзәгенең татар халкының гореф- гадәтләре һәм мәдәнияте бүлегенә йөрүче укучылар да катнашты. “Ләйсән” җыр ансамблендә шөгыльләнүчеләр “Эй, бии итек – читекләр” җырын башкардылар.
Республиканың төрле районнарыннан “Тургай” лауреатлары чыгыш ясады. Мәсәлән, Кыргыз-Миякәдән Рида Баянова, Борайдан— Әдилә Шакирова, Рузанна Дәүләтбаева, Әдилә Зиннәтуллина һәм Азалия Мостафина, Балтачтан - Сабира Шәйбәкованың чыгышларын бик җылы кабул иттеләр. Сабира Шәйбәкова иң актив катнашучы буларак “Туган тел” телеканалының истәлекле бүләгенә лаек булды.
Коллективлар арасында -Уфаның 65нче Татар гимназиясеннән “Ләйсән” фольклор ансамбле (җитәкчесе Чулпан Бариева) һәм Кыргыз-Миякәдән “Кояшкай” ансамбле (җитәкчесе Минзилә Арсланова) җиңүгә иреште.
Конкурсның иң югары бүләге – Гран-прига Борай районыннан 11 яшьлек Зиннур Исламов лаек булды.
Әлеге бәйрәмдә “Тургай” конкурсы җиңүчеләренә “Туган тел” телеканалының дипломнары һәм бүләкләре тапшырылды.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-d-ni-mokhit-/Balalar-ir-b-ygese-festivalen-yomgak-yasaldi-18626/
Читайте нас: