+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 ноябрь 2019, 11:06

WhatsApp үзе җуйдырачак!

WhatsApp-ны уйлап табучылар хәбәрләрне аерым билгеләнгән вакыттан соң автоматик рәвештә җуйдыра ала торган функцияне тест режимында өйрәнә. Бу хакта WABetaInfo порталы хәбәр итте.

Мондый опция Android операцияләр системасы өчен мессенджерның 2.19.348 бета-версиясендә барлыкка килгән. Аны "Информация о контакте" һәм "Групповые настройки чата" (бу хокук администраторларда гына бар) вкладкаларында кабызырга мөмкин. Моңа администраторлар гына хокуклы.
Кулланучы хәбәрләрнең югалы вакытын үзе билгеләргә мөмкин. Бу 1 сәгать, көн, атна, ай яисә ел була ала.
Телефон хәтере тулып китмәсен өчен бик яхшы чара бит бу. Ә икенче яктан уйлаганда, кайчак төрле мөһим мәгълүмат хакында язышырга туры килә. Шул вакыттагы берәр мәгълүмат кирәксә, “эзләү”гә басып, хәбәрне табарга була иде. Ләкин югарыда язылган “автоматик җуйдыру”ны кабызсаң, “эзләү” опциясе эшләмәс инде...
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bolar-kyzykly/WhatsApp-ze-uydirachak-19350/
Читайте нас: