+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 ноябрь 2019, 17:56

Декабрь ничек килер?

Башгидрометүзәк фаразларына караганда, Башкортстан территориясендә 1 декабрьдән 14енә кадәр көндез термометр баганалары -3 ... -8 градус күрсәтәчәк, ә төнлә -3 ... -13 градус салкын булмакчы. Көннәрнең болытлы торуы, бераз кар явуы ихтимал.

15 декабрьдән 21енә кадәр көндез -9 ... -13, төнлә -15 ... -18 градус салкын вәгъдә итә синоптиклар. 22 декабрьдән 31енә кадәр термометр баганалары көндез -7... -12 , төнлә -12...-17 градус салкын булачак.
Башкортстан территориясендә 2019 елның декабренә булган һава торышы хакындагы мәгълүмат озайлы фаразлар һәм узган елларның статистика мәгълүматларына нигезләнеп әзерләнгән.
Гидрометцентрның җылылык сезоны өчен төзелгән рәсми мәгълүматларына ярашлы, Башкортстанда 2019-2020 елгы кыш уртача салкынлыкта булыр дип фаразлана. Гыйнварда каты салкыннар көтелсә дә, температура режимы нормадан әллә ни тайпылмаячак. Гадәттәгечә, иң гыйнвар иң салкын ай булмакчы.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/tere-tabigat/Dekabr-nichek-kiler-21397/
Читайте нас: