+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 ноябрь 2019, 16:24

Хөрмә белән артык мавыкмагыз!

Ни өчен белгечләр аны өч яшькә кадәр балаларга бөтенләй ашатмаска киңәш итә?

Хөрмә — микро һәм макроэлементларга бай җимеш. Магний йөрәк, кан тамырларына файдалы, калий организмнан артык сыеклыкны чыгара һәм кан басымын төшерә. Моннан тыш ул күз күремен яхшырта, сулыш юллары авыруларын кисәтә. Әмма җимешнең файдасы белән бергә, кайбер кешеләргә зыяны да булырга мөмкин.


Әйтик, аның составындагы бет-каротинның кызгылт сары пигменты аркасында "каротин сарысы" үсеше яный, бу вакытта тире төсен үзгәртә. Хөрмәдә шикәр күп, ул бик калорияле җимеш. Аның белән шикәр диабеты белән авыручыларга сак булырга кирәк.


Табиб-диетолог Елена Соломатина белдерүенчә, хөрмәнең составында өлкән кешедә эч катуга һәм балада ашкайнату акрынаюына китерүче таиннар бар. Шуңа да өч яшькә кадәрге балаларга хөрмә бирергә кирәкми дип саный ул. Белгеч бигрәк тә бала өчен өлереп җитмәгән хөрмәнең хәвефле булуын кисәтә. Ул төерләнеп, ашказаны-эчәк трактына “утырырырга” һәм кискен эчәк үтмәүне булдырырга мөмкин дип кисәтә табиб.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: