+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 ноябрь 2019, 11:13

Русиядә түләүле юл ачылды

Югары тизлекле Мәскәү – Санкт-Петербург автомобиль юлы ачылды.

Мәскәү – Санкт-Петербург М11 автоюлын ачуда Русия Президенты Владимир Путин да катнашты һәм төзүчеләр белән аралашты.
Автомагистраль буенча транспорт чараларының рөхсәт ителгән тизлеге сәгатенә 130 (аерым урыннарда – 150) километрдан артмаска тиеш. Мондый тизлек режимы сәяси һәм мәдәни башкалалар арасындагы араны уртача 5 сәгать 30 минутта узарга мөмкинлек бирәчәк. Бушлай йөри торган М10 магистралендә ул якынча 20 сәгать тәшкил итә. Русия “Автодор” җитәкчеләре фикеренчә, Мәскәү – Санкт-Петербург маршруты буйлап йөрү якынча 2000 сумга төшәчәк. М10 юлы буенча хәрәкәт бушлай калачак.
Автомагистральнең гомуми озынлыгы 669 километр тәшкил итә. Владимир Путин һәм төзүчеләр белән әңгәмә барышында яңа трасса өчен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аңа “Нева” исеме сайланганлыгы хәбәр ителде.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Rusiyad-t-l-le-yul-achildi-20689/
#ВладимирПутин
Читайте нас: