+27 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 ноябрь 2019, 18:04

Русиягә холералы банан кертелгән

Эквадордан Русиягә кертелгән банан партиясендә куркыныч авыру- холера таратучы чебен – горбатка табылган.

Россельхознадзорның матбугат хезмәтендә корткычларның Русиягә керү һәм ил территориясендә таралу хәвефе югары дип белдерделәр.
Россельхознадзор бу Көньяк Америка иленнән үсемлек продукциясен китерүгә вакытлыча чикләүләр кертү мөмкинлеген хәбәр итә. Эквадор Русияне банан белән төп тәэмин итүче — илгә барлык бананнарны кертүнең 96% аның өлешенә туры килә.
Күп агулы чебен-горбатка бананны гына түгел, он, соя, бәрәңге, кавын, сыр һәм какланган балыкны да зарарлый ала. Бөҗәк шулай ук гөмбә плантацияләренәдә зур зыян китерә.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Rusiyag-holerali-banan-kertelg-n-21040/
Читайте нас в