+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 ноябрь 2019, 11:09

Тренеры Путиннан нәрсә сораган?

Ил башлыгы бу хакта үзенең дзюдо буенча тренеры турындагы фильмда сөйләде.

Русия Президенты Владимир Путинның дзюдо буенча беренче тренеры Анатолий Рахлин дәүләт башлыгының әти-әнисен Володяны балачак елларда спортта калдырырга күндерә. Бу хакта Беренче каналда күрсәтелгән "Тренер" фильмында Президент үзе сөйләде:
— Күпмедер вакыттан соң әти-әнием спорт белән актив шөгыльләнә башлавыма каршы килә башлады. Алар спорт мине мәктәптән читләштерә, укуга ныграк игътибар итәргә кирәк, дип санады. “Самбо ул — шул ук сугышу инде, шуңа күрә моның белән шөгыльләнергә кирәкми", — диделәр...
Рахлинга багышланган әлеге фильмда Президент балачак истәлекләре белән бүлеште. Дәүләт башлыгы сөйләвенчә, аларның гаиләсе бик гади генә, "бишенче каттагы коммуналкада" яшәсә дә, Рахлин Путиннар йортына шәхсән үзе килгән. "Әти-әнием белән сөйләште, аларны спорт миңа укуда гына түгел, физик сәламәтлегемә, гомумән тормышта да ярдәм итәчәгенә ышандырды һәм алар риза булды", — дип хәтерли ил башлыгыгы.
Президент Анатолий Рахлинның аның язмышына сизелерлек йогынты ясавын да билгеләп үтте.
"Анатолий Соломонович мине урамнан йолкып алды. Һәм, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге биреп, аңымны һәм тормышка карашымны сизелерлек үзгәртте, язмышыма йогынты ясады", — диде Президент.
Владимир Путин белдерүенчә, тренеры ил белән идарә итүче укучысыннан спортны үстерү һәм яшь атлетларга ярдәм итүдән башка бернәрсә дә сорамаган. РСФСРның атказанган тренеры һәм Русия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре Анатолий Рахлин 2013 елның августында вафат булган. Ул Владимир Путинның дзюдо буенча беренче тренеры булган.
Аның улы Михаил Рахлин бүгенге көндә әтисе исемен йөрткән “Дзюдога ярдәм итү һәм аны үстерү” фонды башлыгы булып тора.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/bel-se-kil-me/Treneri-Putinnan-n-rs-soragan-20624/
#ВладимирПутин
Читайте нас: