+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 ноябрь 2019, 18:00

Яңа ел табынының 10 иң зыянлы ризыгы аталды

Яңа ел традицияләргә корылган бәйрәм инде ул. Аеруча бу табынга кагыла.

Әмма аның төп атрибуты – мандаринны да тәнкыйтьләп чыктылар әле – табиблар аны көненә 4 данәдән дә артык ашарга киңәш итми икән.
Ә без өйрәнгән, инде традициягә әйләнгән ризыклар арасында сәламәтлек өчен зыянлылары бармы?
Диетолог Нурия Дианова яңа ел табынының иң зыянлы 10 ризыгын атады.
1.Тозлы ризыклар. Болар бәйрәм өстәлендә бөтенләй булмаска тиеш. Аларны ашау организмда сыеклык тоткарлануга, шешенүгә, ашказанының лайлалы тышчасының ялкынсынуына китерә.
2.“Оливье”салаты. Бер Яңа ел да ансыз узмаса да, бу катлаулы салат бер дә файдалы түгел икән. Составында бәрәңге, колбаса, тозлы кыяр һәм башка компонентлар булган бу ризык, әлбәттә туклыклы. Тик... майонез бар эшне боза, ди диетолог. Әгәр инде колбасаны - пешкән ит, майонезны – каймак, тозлы кыярны “свежие” белән алыштырсаң, салат артык зыянлы булмас.
3.“Сельдь под шубой”. Бу да яңа ел табынының традицион салаты. Сельдь – әйбәт, майлы балык, аңарда тиз үзләштерелә торган аксым һәм барысы өчен дә мөһим Омега-3 майлы кислоталары бар. Тик аның әлеге дә баягы майонез, бәрәңге, йомырка белән тулыландырылуы ашкайнату трактына зур нагрузка ясый. Моңа өстәп алкоголь да эчелсә, дәваханәгә эләкмәгәең...
4.Кызыл балык я уылдык белән бутербродлар. Аларны артык начар дип булмый. Әмма диетологлар ике бутербродтан артык ашарга киңәш итми. Белгечләр әйтүенчә, табында нәрсәгә өстенлек бирәчәгегезне (балыккамы, әллә иткәме?) бәйрәм киче алдыннан ук хәл итеп кую кирәк. Ашкайнату процессын бу коточкыч киеренкелектән коткарачак.
5.Койка. Никадәр файдалы булуына карамастан, холодецны бу көнне өстәлгә кую артык булыр. Аксымга бай бу ризыкны икенче көнгә калдыру отышлы булачак. Аеруча махмыр фаразланса. Алкоголь эчемлекләрне кулланганда ацетальдегид барлыкка килә, ул - баш авыртуга сәбәпче. Койка исә, алкоголь йогынтысын нейтральләштереп, баш авыртуны баса.
6.Французча ит. Итнең үзен генә карасаң, ул бик әйбәт продукт. Әмма бу очракта сыр һәм майонез ризыкны артык калорияле ясый. Французча итнең үзен генә ашасаң да ул ашказаны, бавыр һәм ашказаны асты бизе өчен авыр ризыклардан санала. Ләкин без бит әле аңа гарнир итеп янына бәрәңге пешереп бирәбез... Кыскасы, дөрес туклану күзлегеннән французча ит файдалы түгел.
7.Сутлар. Хәтта яңа сыгылган булса да, сутлар организмдагы глюкоза дәрәҗәсен арттыра – алар диабетка китерә торган тиз шикәрләр. Алкогольсез эчемлекләрдән өстәлдә су торса, шул җитә.
8.Газландырылган татлы эчемлекләр. Бу газировкаларның төп зыяны – шикәр микъдаре күп (1 стаканга – 5 аш кашыгы) булуда. Берничә стакан газлы эчемлекләрдән соң теш эмале дә күзгә күренеп бозыла.
9.Торт. Болай да катлаулы табында составында маргарин булган (ә аларның составында - трансмайлар) тортлар гына җитмәгән иде...
Торт кисәге ашаганчы мандарин кабып кую файдалырак булыр, диләр диетологлар. Органик кислоталар ашказаныбыздагы төрлеләрдән-төрле ризыкларны эшкәртергә булышачак. Әмма 3-4 данәдән артыгын ашау кирәкмәс, чөнки цитруслыларда гистамин күп, ул аллергиягә сәбәпче булуы мөмкин.
10.Банан һәм виноград. Бу ике җимеш тә кисәк кенә глюкоза дәрәҗәсен күтәрә. Аеруча виноград хәвефле – аксымга бай ризыкларны күп ашагач, организм аларны эшкәртеп өлгерә алмый. Шуңа өстәп виноград та ашасак, ашкайнату процессларында әчү процессы башлануын көт тә тор. Монда эч күбү дә, метеоризм да, башка күңелсез нәтиҗәләр белән дә күзгә-күз очрашу хәвефе бар.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/faydaly-ki-shl-r/Ya-a-el-tabinini-10-i-ziyanli-rizigi-ataldi-21285/
Читайте нас: