+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 ноябрь 2019, 16:15

Аяк киеме таймасын дисәгез...

Бу гади генә киңәшләр сәламәтлегегезне саклауда ярдәм итәр.

Дәваханәләргә аяк-кул сындырып мөрәҗәгать итүчеләр көннән-көн арта. Сәбәбе - һава торышының тотрыксыз булуы. Яңгыр да явып китә, аннары туңдыра. Нәтиҗәдә, аяк асты боз белән каплана. Аяк киеме таймас өчен нишләргә соң?1. Әгәр һава торышы коры суык икән - аяк киеме табанына лейкопластырь ябыштырыгыз.
2. Шулай ук киезне вак кисәкләргә бүлгәләп, аяк киеменә клей ярдәмендә ябыштыру да нәтиҗәле. Ә шомарту кәгазе ябыштыру - тагын да нәтиҗәлерәк.
3. Аяк киеменең табанына бизәкләп клей сөртегез дә кипкәнен көтегез. Әгәр дә аның өстенә бераз ком сипсәгез, тагын да нәтиҗәлерәк булачак.
4. Хатын-кыз аяк киемнәренең үкчәсенә тимер кую да отышлы. Йөргән чакта мондый аяк-киемнәр нык "шакылдый", әмма хәвефсезлек беренче урында булырга тиеш.
5. Аяк киеменең табаны калын икән, берничә урынга шөреп борыгыз.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Ayak-kieme-taymasin-dis-gez-22465/
Читайте нас: