+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 ноябрь 2019, 11:19

Белеп файдалансаң, шифасы зур

Казның мамыгы, ите генә түгел, аның дөрес эретелгән һәм сакланган эч мае да байтак дәвалау үзенчәлегенә ия. Белеп файдаланганда, ул йөздән артык чиргә шифа.

Анда РР, Е, Д, В төркеме витаминнары, бик күп файдалы кислоталар, цинк, магний, селен һәм башка минераллар бар. Бу май тулысынча табигый, анда холестерин юк.


Каз мае кислотасы организмда су балансын җайга сала, майларның һәм аның аналогларыннан торган органик матдәләрнең организмга тизрәк үтеп керүен арттыра. Ә бу, үз чиратында, косметик чараларның тән тиресенә тизрәк сеңүенә китерә, яраларның төзәлүенә ярдәм итә. Каз мае составындагы селен матдәләр алмашынуын көйли, аксымнарны һәм углеводларны үзләштерүгә ярдәм итә, йод үзләштерүне яхшырта. Е витамины исә иммун системасын ныгыта, коллагенны синтезли, күзәнәкләрне зарарланудан саклый. Каз мае табигый дәвалау чарасы булып санала. Организм тарафыннан тиз үзләштерелүе, җылыту үзенчәлегенә ия булуы, күзәнәкләрне яңартуы, организмның саклау көчен ныгытуы, файдалы матдәләрнең тирегә тизрәк үтеп керүен тәэмин итүе аркасында каз мае халык медицинаһында да киң кулланыла һәм күп кенә авырулардан яхшы чара булып тора.


Дөрес сакланган каз маен кулланып, бронхиттан котылып була. Озакка сузылган ютәлне бетерү өчен, каз маен кыргычтан үткәрелгән суган белән бутап, ашар алдынан бер аш калагы кабул итәргә. Шушы ук катнашманы төнгелеккә күкрәккә сөртергә дә була.Нәтиҗәсе өч көннән үк күренәчәк.


Тәннең өшегән өлешләрен каз мае белән сөртердән алда, җылы су белән тиренең сизгерлек сәләтен кайтарырга кирәк. Чәнчү беткәннән соң, аяк-кулларга массаж хәрәкәтләре белән каз мае сөртеп, җылы итеп киенергә яки шарф белән уранырга кирәк.


Тире проблемаларыннан котылырга каз һәм ак чыршы мае кушып ясалган май (2:1) ярдәм итәр. Катнашманы көненә берничә мәртәбә тиренең зарарланган урыннарына сөртергә кирәк. Дәвалау курсы – 20 көн, был вакытта тиредәге җәрәхәтләр төзәлә.


Арка авыртканда арканы каз мае белән мунчада ышку ярдәм итә. Тән җылыну белән аның ярдәме бермә-бер арта. Процедурадан соң җылы урында төренеп ятарга кирәк. Берничә сеанстан ревматизм үтәргә тиеш.



Чәчләр нык һәм ялтырап торсын өчен, майны җылытып, чәч тамырына сөртергә һәм аны тастамал белән урап, ярты сәгать тотарга.


Каз мае авырлы, имезгән хатыннарга, өч яшькә кадәрге балаларга, бавырында, бөерендә проблема булганнарга мондый дәвалау чарасы тәкъдим ителми. Майны пыяла яки керамик савытта, ныклы ябып, салкын урында, кайсыбер очракта туңдыргычта да сакларга була. Ул үзенең дәвалау үзенчәлеген өч ел буе югалтмый.


Каз мае белән дәваланырдан алда табибтан киңәш сорарга онытмагыз, бу дәваның барысына да килешмәвен хәтердән чыгармагыз.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.


1
Читайте нас: