+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 ноябрь 2019, 16:22

Иң каршылыклы 4 ризык

Кешелек елдан-ел саен ашаган ризыкларына ныграк игътибар бүлә башлады. Эш сәламәтлек өчен файдада гына түгел – экологик һәм икътисади факторлар да монда мөһим роль уйный.

Лондонның азык-төлек сәясәте университеты белгечләре 4 иң каршылыклы ризыкны атаган.
Соя
Сояның төп өлеше малларга ашату өчен тәгаенләнгән. Аны җитештерү өчен Бразилия белән Аргентинада гектар-гектар тропик урманнарны кисәләр, дип хәбәр итә Focus Online немец басмасы. Урманнарны кискән зыянны каплату өчен җирле халыкка урындагы җитештерүчеләрдән соя ризыкларын сатып алырга киңәш итәләр.
Шоколад.
Какао плантацияләрендә 2 миллионнан артык балалар эшли. Очсыз какао өчен Көнбатыш Африкада зур территорияләрдә урманнарны кисәләр.
3. Диңгез кыслалары (креветкалар)
Таиланд, Шри-Ланка һәм Мадагаскарда зур диңгез кыслалары (тигровые креветки) үрчетер өчен күпләп мәңгелек яшел урманнарны бетерәләр. Табигатьне саклау диңгез җәмгыяте гадәти (зур булмаган) креветкалар ашарга киңәш итә.
4. Авокадо.
Авокадоны үстерер өчен шулай ук зур-зур мәйданнарда урманнар киселә һәм елгалар киптерелә икән. Эш шунда ки, җимешләрен җыеп алганчы 3 агачка якынча 1 тонна () су кирәк. Белгечләр явым-төшемгә бай төбәкләр, мәсәлән, Кениядән кайтарылган авокадо җимешләрен сатып алырга киңәш итә.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bolar-kyzykly/I-karshilikli-4-rizik-22469/
Читайте нас: