+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 ноябрь 2019, 18:28

Җимешле салат-коктейль

Бу тәмле дә, файдалы да булган салат-коктейль өстәлегезгә ямь бирәчәк.

Балалар ярата торган мондый салатны төрле җиләк-җимештән ясарга була. Мәсәлән, алма, банан, апельсин һәм кивины озынчалап яки кисәкләп турыйбыз. Аларны пыяла креманкага яисә вазага катламлап тезәбез һәм өстенә алдан әзерләнгән каймаклы соус салабыз.


Соус әзерләү өчен каймак яки йогырт, үзегез яраткан җиләк-җимеш суты һәм шикәр пудрасын бергә кушып, яхшылап тугларга кирәк.


Салат-коктейльне өстәлгә тәлинкәдәге салфетка өстенә куеп, өстен җиләк-җимеш кисәкләре белән бизәп чыгаралар.
Читайте нас: