+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 ноябрь 2019, 18:34

Русия символын сайлаганнар

Русиянең символы итеп нәрсәне күрәсез дип,“җәмәгать фикере” фонды (ФОМ), халыктан сорашкан да, нәтиҗә ясаган: әйе, безнең символыбыз – ул.

Күпчелек тавыш – 65 процент – аю иң дөрес символ инде, дигән.



Сорашуда катнашучыларның 18 проценты гына каршы булган.



Аюны сайлаучылар, “ул чынлап та безнең хайван, көчле, сабыр, үзен яклый ала”, дип белдергән.



Ә инде был ерткычны илебезнең символы итәргә теләмәүчеләр, “ул Русиягә охшамаган, агрессив, усал, ялкау, кырыгый...” дип санап киткән.



Әйткәндәй, фикер белешү 24 ноябрьдә Русиянең 53 субъектының 104 торак пунктында үткәрелгән. Исегездә микән икән, бервакыт матрешканы символ итәргә теләгән иделәр.



Чыннан да нәрсә икән ул Русиянең символы?

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: