Иләнгән онның бер өлешенә 1 йомырка, 1 аш кашыгы каймак, бер чеметем манный ярмасы салып туглыйбыз. Аннары тоз сибеп, онның иләнгән икенче өлешен кушабыз, җылы су салабыз. Камырны басабыз. Эчлек әзерләгән арада, камырны куеп торабыз. Пешкән йомырканы, каты сырны угычтан уабыз. Әз генә тоз, борыч өстибез. Төелгән сарымсак, 1 аш кашыгы майонез кушы туглыйбыз – бертөрле массага китерәбез. Камырны юка итеп җәеп, түгәрәкләр ясыйбыз. Түгәрәкләрнең уртасына эчлек салабыз. Кырыйларын бөрәбез. Кайнаган суга тоз салып, вареникларны шунда салабыз, су яңадан күтәрелгәнчегә кадәр – 3-4 минут чамасы күпертеп алабыз.