+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 декабрь 2019, 10:50

Дус яшик, тату яшик!

Владимир Путин Русиядә яшәүче халыкларга карата киңкүләм мәгълүмат чараларында мыскыллау cүзләренә юл куелмаска тиеш дип белдерде.

Милләтара мөнәсәбәтләр Советы утырышында полякларның Русиядәге Конгрессы рәисе Галина Романова мәгълүмат чараларында, бигрәк тә телевидениедә, Русиядә яшәүче халыкларга яисә ил белән тарихи бәйле дәүләтләргә карата әдәпсез яки мәсхәрәле сүзләргә күп урын бирелүенә зарланды. Аның сүзләренә караганда, бу фикерләр теләсә нинди теманы шәрехләргә әзер булган компетентсыз белгечләр тарафыннан яңгырый.
— Сезнең белән килешәм, — диде Владимир Путин. — Әмма рәсми вәкилләр мондый сүзләргә юл куймый, мин андыйларны белмим.
Шул ук вакытта Президент экспертлар даирәсендә мондый фикерләрнең булуы ихтимал дип белдерде. "Кагыйдә буларак, мондый фикерләр каршы яктан әйтелгәннәргә карата реакция кебек яңгырый. Әмма моның бер дә кирәге юк, чөнки бу хәлне кискенләштерә генә, бернинди карарлар да тудырмый. Монда сез хаклы", — дип килеште ил җитәкчесе.
Президент бу хәлгә йогынты ясау шактый катлаулы, шулай да үз ягыннан хәлне төзәтергә тырышачагын белдерде.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/bel-se-kil-me/Dus-yashik-tatu-yashik-23168/
#ВладимирПутин
Читайте нас: