+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 декабрь 2019, 10:41

Дөньяда бердәнбер ул!

Владимир Путин Русия халыкара олимпия университетының 10 еллыгы уңаеннан тантаналы утырышта катнашты.

- Университет, һичшиксез, яхшы халыкара мәйданчыкка, алдынгы белем бирү һәм тикшеренү үзәгенә әверелде, олимпия гаиләсендә хөрмәт казанды һәм хәзер дипломда олимпия боҗралары булган бердәнбер университет булып тора, - диде ил башлыгы.
Владимир Путин университетның тулысынча заманча таләпләргә җавап бирүен, уку программаларының заман өчен кирәкле эчтәлек, һәм контент белән тулыландырылган булуын билгеләп үтте. Университетны тәмамлаучылар арасында 100дән артык олимпия, дөнья һәм Европа чемпионы бар. Аларның илебезнең төрле төбәкләреннән булуын да ассызыклады дәүләт җитәкчесе.
- Биредә дөньяның 63 дәүләт вәкиле укый һәм эшли, бу инде җитди сан, - диде Владимир Путин.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/bel-se-kil-me/D-nyada-berd-nber-ul-26140/
#ВладимирПутин
Читайте нас: