+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 декабрь 2019, 11:15

Йокысызлыктан газапланганда...

Иртә белән йокыдан торганда үзегезне ял итмәгәндәй хис итәсезме? Үзеңне начар хис итүнең сәбәбе йокы киеменә дә бәйле булырга мөмкин. Йокым татлы, тәнем ял итсен дисәгез, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз әле, дуслар.

Йокы өчен сайланган кием сез көндез кигәненә караганда 2-3 үлчәмгә зурырак булырга тиеш.

Төймәсез кием сайларга тырышыгыз. Яисә алар бик кечкенә, яссы, йоклаганда тәнегез урын-җиргә тиеп тормаган урыннарда булсын.

Йокы киеменең нинди тукымадан тегелгән булуы бик мөһим. Иң беренче урында – мамык. Ул йомшак, юка, тирне яхшы сеңдерә һәм җиңел юыла.

Йокы киеменең чагу төсләрдә булмавы яхшы: буяулар никадәр азрак кулланылса, тән өчен шулкадәр яхшырак. Бүгенге көндә бар тукымаларның да химик буяу белән буялуы беркемгә дә сер түгел.

Йокы киеме фланельдән тегелсә дә яхшы. Ул йомшак, уңайлы, җылы. Ярсынулар китереп чыгармый.
Читайте нас: