+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 декабрь 2019, 17:59

Аriel һәм Persil сыйфатлымы?

Күптән түгел Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС), Роспотребнадзор белән берлектә, безнең кибетләрдә сатылучы кер юу порошокларына тикшерүләр үткәргән һәм шуны ачыклаган...

Тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәткән: Lindt, Аriel һәм Persil брендларының Русия базарына чыгарган товарлары үзләренең составы, сыйфаты, шулай ук аларны куллану шартлары буенча да Европада сатылучы аналоглардан аерылып торалар икән. ФАС фикеренчә, мондый хокук бозулар “Конкуренция турындагы закон”га каршы килә, ни өчен дигәндә, сатып алучы чит ил брендларына алданып, үзебездә эшләнгән товарларны сатып алмый.
Көнкүреш химиясе товарларын җитештерүчеләр ассоциясендә ФАС үткәргән тикшерүләр белән риза булмауларын белдерделәр. Компания әйтүенчә, Русия өчен эшләнгән товарлар ЕАЭС законнары буенча җитештерелгән һәм ФАС “башка илләрдә товарлар яхшырак” дигән кулланучылар уйдырмасын күпертә генә.
Компания шулай ук ФАСтан товарларның нинди таләпләрдән чыгып тикшерелүе турында да белергә тели.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kullanuchylar-pochmagy/Ariel--m-Persil-siyfatlimi-28459/
Читайте нас: