+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 декабрь 2019, 12:18

Бәйрәм табыны шулай әзерләнә

Бәйрәмнәр күп безнең халыкта. Кунакка йөрергә дә, үзебез чакырырга да яратабыз. Бәйрәм табынын дөрес итеп ничек әзерләргә?

Бәйрәм табыны әзерләгәндә өстәлгә яхшылап үтүкләнгән ак ашъяулык җәяләр. Кунаклар санына карап, юка гына телемләп кискән арыш һәм бодай икмәге куела. Өстәлнең уртасы буйлап борыч, горчица, тоз, аш серкәсе, бөтнек һәм катык савытларын куеп чыгалар. Табынга шулай ук яшелчәләр, тозлы кыяр, помидор, кәбестә, яшелчә салатлары, иттән әзерләгән салкын ашамлыклар, казылык, кош ите, балык һәм башка кабымлыклар тезеп куелган булырга тиеш. Өстәлдә минераль сулар һәм кечкенә кувшиннар белән үзең әзерләгән эчемлекләр дә (җиләк-җимеш сутлары) булырга тиеш.

Һәр утыргыч турына зур сай тәлинкә, аның өстенә өлеш тәлинкәсе куялар. Өлеш тәлинкәсенә дүрткә бөкләп яисә өчпочмаклап тукыма салфетка салалар. Моннан тыш, өстәлгә майлы кулны сөртергә кәгазь салфеткалар да куела. Тәлинкәнең сул ягына — очлы ягын өскә каратып чәнечке, уң ягына — йөзен тәлинкәгә каратып пычак, аның янына чокырлы ягын өскә каратып аш кашыгы куялар. Минераль һәм җиләк-җимеш суларына, ширбәтләргә 250 граммлы фужерлар куела.

Салкын кабымлыкны һәркем үзе салып ала, шуңа күрә алар янына аерым кашык һәм чәнечке куелырга тиеш.

Бәйрәм табынына ашамлыкларны чыгаруның билгеле бер тәртибе бар. Кунаклар килгәнче үк өстәлгә куелган кабымлыклар ашалгач, иттән әзерләнгән кайнар ризыклар бирергә мөмкин. Шулпа, токмачлы ашлар яки шулпалы пилмән һәркемгә дә аерым тәлинкәгә салып бирелә. Аннары өлеш тәлинкәләренә бүлеп гөбәдия яки бөтен килеш бәлеш чыгаралар. Татарча пешерелгән ит, тутырылган тавык, кыздырган күркә һәм башкалар зур тәлинкәләргә 8-10 кешелек итеп салып бирелә.


Аннары чәй әзерлиләр. Чәй өстәленә чәчәкле ашъяулык җәелә. Өстәл уртасына буйдан-буйга кайнатма, бал, шикәр, конфет салынган вазалар тезеп чыгыла. Аларның ике ягына чәкчәк, бавырсак, кош теле, пәхләвә кебек камыр ризыклары куела. Һәр кунак алдына десерт тәлинкәсе белән төрле камыр ризыгы — җиләк-җимеш бәлеше, эремчек бәлеше һәм башкаларны куярга кирәк. Тәлинкәдә өч төрле ризык булырга тиеш. Өстәлнең берничә урынына сай тәлинкәгә юка гына итеп телемләп киселгән лимон куярга да онытмагыз.


Кунаклар өстәл янына утырып беткәч, чәй китерәләр. Һәр чынаяк тәлинкәсенә балкашык куела.

Читайте нас: