+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 декабрь 2019, 10:31

Сәламәт наданнар үстермибезме?

Русия Президенты Владимир Путин 2020 һәм 2021-2022 елларга дәүләт бюджеты турындагы федераль законга кул куйды. Аның буенча, сәламәтлек саклауга чыгымнар 3,873 миллиард сумга артачак, ә мәгарифкә 9,564 миллиард сумга кимиячәк.

Закон нигезендә, киләсе елга федераль бюджет керемнәре 20,379 триллион сум тәшкил итәчәк, 2021 елда ул 21,246 триллион сум булыр дип фаразлана, ә 2022 елда 22,058 триллион сумга җитәргә тиеш. Шул ук вакытта алдагы өч елда бюджет чыгымнары да артачак: 2020 елда алар 19,502 триллион сум тәшкил итәчәк. 2021 елда чыгымнар – 20,634 триллион сумга, ә 2022 елда 21,763 триллион сумга җитәргә тиеш.
Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 6,9 триллион сум бүленәчәк. Алар икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлеше булып кала.
Әлеге закон Русиянең рәсми хокукый информация интернет-порталында басылып чыкты.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/S-lam-t-nadannar-stermibezme-27578/
#ВладимирПутин
Читайте нас: