+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 декабрь 2019, 10:34

Ил җитәкчесе волонтерлар форумында

Сочи шәһәрендә халыкара волонтерлар форумы үтте. Масштаблары буенча рекордлы слетка төрле илләрдән җиде меңнән артык битараф булмаган кеше җыелды.

Президент яшьләр белән аралашып, сорауларына җавап бирде. Соңыннан президент Гомумрусия халык фронты мәйданчыгына килде. Анда аңа махсус электрон кушымта эшен күрсәттеләр. Әлеге кушымтада төбәкләрнең төп проблемалары ачык чагылыш тапкан. Волонтерлар ил җитәкчесенә кайсы төбәктә нинди проблемалар булуын һәм аларны чишүдә нинди өлеш кертүләре, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән ничек эшләүләре турында сөйләделәр. Һәм беренче чиратта бу, әлбәттә, ветераннар.
-Безгә 96 яшьлек бабай мөрәҗәгать итте. Бөек Ватан сугышы ветераны Ейск шәһәрендә яши. Ул Җиңү Парадына эләгергә тели. Бәлки, аның хыялын тормышка ашырырга ярдәм итәрбез һәм аны Җиңү бәйрәменә чакырырбыз?- дип мөрәҗәгать итте президентка волонтер.
- Инде чакырганмын, дип санагыз. Ветеранга тапшырыгыз, мин аны шәхсән чакырам. Аңа утырырга уңайлы булсын һәм барысын да яхшы күрсен өчен, хөрмәтле урын бирербез, - диде Владимир Путин.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Il-it-kchese-volonterlar-foruminda-28985/
#ВладимирПутин
Читайте нас: