+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 декабрь 2019, 10:38

Тәмле ризык яман шешкә китерәме?

Америка галимнәре кайсы ризыкларны инкарь итә?

Белгечләр киңәш иткәнне тыңлап, дөрес тукланып кына яшәсә, мөгаен, адәм баласын бер авыру да борчымас иде. Менә бит, Америка белгечләре тагын ашарга ярамаган ризыкларны санап чыкты.
Бу юлы алар ширбәтле, баллы тәмлекчәләрне ашаудан тыелырга куша.
Аларның составында ясалма химик кушылмалар бар диләр. Ә алар яман шеш барлыкка китерүгә сәбәпче, дип хәбәр итә volg.mk.ru.
E129 кушылмасын, ул ризыкка кызыл төс бирә, нефть эшкәртү калдыкларыннан ясыйлар. Шул сәбәпле ул организмда аномаль активлык уята. Бу канцероген мармеладта аеруча күп. Аннан тыш, соусларга һәм туңдырма өчен сиропларга кушалар. Табиблар сәламәтлекне саклау өчен газлы сулар эчми, мармелад ашаудан тыелып торырга киңәш итә. Бу тәмләткечләр урынына яшелчә-җимеш ашарга киңәш итәләр.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bu-m-im/T-mle-rizik-yaman-sheshk-kiter-me-28631/
Читайте нас: