+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 декабрь 2019, 10:44

Лукашенко “кәҗәләнә”

Сигезенче декабрьдә Россия һәм Белоруссия Союз дәүләте төзү турындагы килешүнең 20 еллыгын билгеләп үтте.

Бу дата алдыннан Владимир Путин белән Александр Лукашенко Сочида союздаш мөнәсәбәтләргә багышланган сөйләшүләр үткәрде. Чөнки ике арада җайга салынмаган мәсьәләләр һаман да шактый кала. Аларның күпчелеге нефть, газ бәяләре һәм сәүдә киртәләре мәсьәләләренә кагыла.
Очрашуда Белоруссия президенты Александр Лукашенко Россиядән арзанлы нефть һәм газ сорамавын белдергән, әмма ике ил предприятиеләре өчен тигез шартлар тудырылырга тиеш, дигән. Ягъни Русия Белоруссиягә нефтьне эчке бәяләр буенча сатарга тиеш булып чыга.
"Без, кайберәүләр кебек, арзанлы газ, арзанлы нефть сорамыйбыз. Без газны 200 долларга да сатып алырга әзер, нефть барреле өчен 63 доллардан артыгын да түли алабыз. Тик, иң мөһиме, ике арада тигез шартлар булырга тиеш. Әгәр дә безнең предприятиеләр газны 200 долларга сатып ала икән, димәк, аларга конкурент булган Русия предприятиеләре дә аны шундый ук бәягә сатып алырга тиеш", — дип ассызыклаган ул.
Лукашенко билгеләвенчә, Русия һәм Белоруссия халкына, алардагы предприятиеләргә тормыш һәм хезмәт өлкәсендә тигез шартлар тудырылырга тиеш. Әгәр шушы таләпләр үтәлмәсә, Белоруссия ике дәүләт арасындагы интеграция процессларын тирәнәйтү буенча килешүләргә кул куймаячак.
"Безгә тигез шартлардан башка берни дә кирәкми", — дип йомгаклаган Белоруссия лидеры үз чыгышын.
Ике җитәкче арасында сөйләшүләр 20 декабрьдә дәвам итәчәк.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Lukashenko-k--l-n-31020/
#ВладимирПутин
Читайте нас: