+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 декабрь 2019, 12:48

“Уфада иске, пычрак, тутыккан автобуслар йөрмәсен!”

Республика Башлыгы пассажирлар транспорты җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре алдында анык бурычлар куйды

Оператив киңәшмәдә төрле көнүзәк темалар яктыртылды, шуларның берсе сәламәтлек саклау темасына багышланды. Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республикада кан әйләнеше системасы һәм яман шеш авыруларыннан үлем очраклары кимү турында белдерде.

Ул нинди районнарда инфаркт алу ихтималлыгы югары булуын хәбәр итте. Бу җәһәттән иң югары күрсәткеч — Октябрьский шәһәрендә. Аннары Стәрлетамак районы, Күмертау, Салават һәм Уфа шәһәрләре килә. Нуриман районы исә берничә күрсәткеч буенча алда бара.

Республика Башлыгы үлем күрсәткече кимү — зур хезмәт нәтиҗәсе, дип билгеләде. Ләкин дәүләт бу юнәлештә даими эзләнүдә булырга тиеш.

— Скрининглар, авыруларны иртә ачыклау, табибларга премия бирү, сәламәтлек саклау системасы структурасына үзгәрешләр кертү — боларның барысын да эшлисез һәм бу бик яхшы. Ләкин онкология авыруларының тиешле медицина хезмәтен ала алуына җентекле игътибар бирергә кирәк, — дип билгеләде ул.

Әле республикада 221 онколог исәп­ләнә, шуларның 119ы амбулаторияләрдә эшли. Яман шеш авыруын иртә ста­дияләрдә ачыклау максатында скрининг системасын куллана башлаганнар. Быел шуның ярдәмендә 63 кешедә аналык җиңсәсе рагы иртә стадиядә ачыкланган, 700 пациентта рак алды авыруы табылган.

Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров Мәскәүдә кардиология тикшеренүләре экспресс-ысул белән үткәрелүен белдерде. Һәр зур паркта аппаратлар куелган, җәен аларда башкаланың 300 мең кешесе тикшерү үткән. Бу яңалыкны республикага кертү мөмкинлеген карау зарур.

Башкортстанда шәхси автобус йөртүчеләрне түләү терминалы кулланырга мәҗбүр итәчәкләр. Киңәшмәдә шушы мәсьәлә дә каралды. Әле шәхси йөртүчеләргә пассажирлардан кулакча алган өчен җаваплылык янамый.

Бүген “частник”ларның 99 проценты касса техникасын тиешенчә кулланмый. Ул куелса да, тоташтырылмаган була.

— Безгә бераз түзәргә туры киләчәк. “Частник”лар белән саграк эш итәргә кирәк. Безнең бурыч — аларга 1 июльдән соң штрафлар кертеләчәген аңлату. 30 мең сум алар өчен зур сумма булачак, — диде республика Башлыгы.

Моннан тыш, республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты автобус йөртүчеләрне терминал кулланырга мәҗбүр иткән закон проекты әзерләгән. Ведомство җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, законга кертеләчәк төзәтмәләр контроль-касса техникасын куллануны мәҗбүр итүне күздә тота. Таләпләр үтәлмәгән очракта комитет аларның таныклыгын гамәлдән чыгару турында гариза белән судка мөрәҗәгать итә алачак. Шулай ук, билетсыз йөргән пассажирларны җаваплылыкка тарттыру механизмы да әзерләнә.

Республика Башлыгы автобус йөртүчеләргә карта белән түләүгә әзерләнү өчен ярыйсы озак вакыт бирелде, дип белдерде. Моннан тыш, Радий Хәбиров пассажирларга карата санкцияләрне туктатып торырга кушты — транспортта гомум тәртип урнаштырылмый торып, пассажирларга карата штрафлар турында сүз булырга тиеш түгел.

Радий Хәбиров Уфа шәһәре маршрутлары буенча пассажирлар ташучылар өчен чираттагы конкурсның кайчан үтәчәге белән кызыксынды. Чара киләсе елның беренче кварталында үтәчәк икән. Әле документлар әзерләнә.

— Без бу өлкәдә шәхси бизнес эшләвен телибез, ләкин безнең шартларда. Ә безнең шартлар гражданнар мәнфә­гатьләрен күздә тота. Документларны шулай итеп әзерләгез, Уфада — миллионлы шәһәрдә, пычрак, иске, тутыккан техника булырга тиеш түгел. Урамнарда сыйфатлы, төзек техника йөрергә тиеш. Яхшы техника белән конкурста катнашырга теләүчеләр белән эшләячәкбез. Андыйлар юк икән, димәк, әлегә “Башавтотранс” барысын да үз өстенә алачак һәм безгә башка компанияләр киләчәк. Болары ишетмәсә, мин бу базарга башка көчле компанияләрне кертергә әзер, — диде республика Башлыгы.
Читайте нас: