+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 декабрь 2019, 10:37

Ухнаагийн Хурэлсух ни дигән?

Владимир Путин Сочида Монголия Премьер-министры Ухнаагийн Хурэлсух белән очрашу үткәрде.

В.Путин билгеләвенчә, Русия һәм Монголия арасында мөнәсәбәтләр эзлекле рәвештә һәм шактый ышанычлы үсә. Узган ел товар әйләнеше 21 процентка арткан. Агымдагы елның беренче 8-9 аенда тагын 15 процентка күбәйгән. Машина төзелеше продукциясе, авыл хуҗалыгы, минераль ашламалар, әлбәттә, энергетика өлкәсендә күрсәткечләр яхшы. "Газпром" сыекландырылган табигый газ бирә башлады. "Роснефть" нефть продуктларына ихтыяҗның 80 процентын каплый. Электр энергиясе дә бирелә. Авыл хуҗалыгы шулай ук товар әйләнешендә бик мөһим роль уйный. Энергетикага килгәндә, үсешкә яхшы мөмкинлекләр бар, шул исәптән өченче илләр катнашында да. Русия Монголиянең Евразия икътисадый берлеге белән диалогына ярдәм итәргә әзер.
У. Хурэлсух Владимир Владимирович белән очрашуга шат булуын белдерде һәм болай диде: "Сезгә илебез Президенты Халтмагийн Баттулги исеменнән ихлас һәм кайнар теләкләремне җиткерәсем килә. Халхин-Голда җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан бәйрәм итүгә зур әһәмият бирүегез, рәсми визит белән илебезгә килүегез, әтиләребез, бабаларыбыз кылган тарихи батырлыкны искә алуыгыз белән канәгатьбез. Сезнең визит нәтиҗәләре буенча Монголия-Русия мөнәсәбәтләренең дустанә дәрәҗәгә һәм стратегик партнерлыкка кадәр күтәрелүе турында да әйтеп үтәбез. Күптән түгел безнең парламент, Бөек дәүләт хуралы, дустанә мөнәсәбәтләр һәм стратегик партнёрлык турындагы килешүне ратификацияләде".
У. Хурэлсух Дмитрий Анатольевич Медведев белән дә сөйләшкән. Икеяклы мөнәсәбәтләр һәм хезмәттәшлек мәсьәләләренең киң даирәсе турында сүз барган. "Без илләребезнең энергетикада хезмәттәшлегенә, нефть продуктларын китертүгә, газүткәргеч төзүгә, шулай ук безнең ике яклы мөнәсәбәтләребезнең һәм хезмәттәшлегебезнең башка стратегик юнәлешләре буенча бәйле мәсьәләләр турында сөйләштек. Әлбәттә, без аның белән гуманитар тармакларда, мәгариф һәм мәдәнияттә багланышларыбызның алга таба үсеше турында фикер алыштык. Хезмәттәшлегебезнең алга таба хокукый нигезе булачак 12 документ имзаланды. Бу документлар хөкүмәтара характердагы һәм ведомствоара характердагы һәм шәхси структуралар арасында булды. Безнең халык Русия халкының һәрвакыт игътибар күрсәтүенә, тарихыбызның авыр елларында халкыбызга ярдәм күрсәтүенә ихтирам белән карый. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, соңгы вакытта сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Монголия-Русия хөкүмәтара комиссиясе шактый активлашты һәм уңышлы эшли".
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Uhnaagiyn-Hurelsuh-ni-dig-n-29924/
#ВладимирПутин
Читайте нас: