+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 декабрь 2019, 10:33

Балаларның хыяллары чынга ашачак!

Русия Президенты Владимир Путин шушы көннәрдә “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясендә катнашты.

Әлеге чара “Минем белән хыяллан” проекты кысаларында уза. "Теләкләр чыршысы" - "Минем белән хыяллан" проекты акциясе, аның кысаларында ятим, авыр тормыш хәлендә калган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларның хыяллары тормышка ашырыла.
Ил башлыгы чыршыдан алган открыткада Ставрополь крае балалар йортында тәрбияләнүче баланың хыялы язылган иде. Малайның исеме - Андрей Кочетков. Ул хатында Сочиның Красная Поляна бистәсендә булырга теләвен язган.
“Теләкләр чыршысы”ндагы открыткаларда балалар шулай ук Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта булырга, Эрмитажны күрергә теләүләрен язганнар. Ә бер кыз бала Бөек Устюгта барып, Кыш бабайны күрергә теләвен язган.
“Теләк чыршысы”ндагы барлык хыяллар 2020 елның 29 февраленә кадәр тормышка ашырылачак. Узган ел әлеге акция кысаларында 450 балалар теләге үтәлгән.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/balachak-ilend/Balalarni-hiyallari-chinga-ashachak-30736/
#ВладимирПутин
Читайте нас: